Шушы көннәрдә “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә “Сугыш чоры балалары” темасы астында укытучы-пенсионер, Симовская Галина Николаевна белән очрашу булып узды. Ул сугыш чорында туган бала буларак, шул вакыттагы ачлыкны, ялангачлыкны, илдәге авыр тормышны тасвирлап сөйләде. Кичәдә тыл ветераннары, сугыш чоры балалары да катнашты. Алар арасыннан тыл ветераны Гайнанова Зөлфия апа тылда булган авыр хезмәтне, ачлыкны-ялангачлыкны, аяныч хәлләрне сөйләп узды. Сугыштагы, тылдагы,сугыштан соңгы чор – hәркем өчен бик авыр еллар булып куңелдә уелып кала. Ә Бөек Җиңү көне – барлык халкыбыз өчен шатлык, куанычлар алып килгән көн. Очрашу ахырында шушы шатлыклы көннәрне искә алып, хәзерге рәхәт тормышның кадерен белеп яшәргә кирәклеге искәртелде. Әлеге уздырылган чаралар тернәкләнүчеләрнең күңелендә якты истәлек булып калачак.