Аксубайда министр урынбасары катнашында утырыш узды

2015 елның 26 марты, пәнҗешәмбе
Бүген Аксубай районында район советы утырышы узды. Биредә ТР Дәүләт Советы депутаты Мөхәммәтвәли Хөснетдинов, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигмәтҗанова катнаштылар. Утырышны совет рәисе Камил Гилманов алып барды.
Утырышта министр урынбасары XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасының истәлекле медальләрен тапшырды. Аксубай районы бу ярышларны уздыруга зур өлеш керткән районнарның берсе. Энҗе Нигмәтҗанова медальне район башлыгы Камил Гыйльмановка бирде. 
Бу көнне Бөек Ватан сугышы ветераннарына юбилей медальләре, истәлекле бүләкләр,  азык-төлек җыелмалары да тапшырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International