Даниянең Россия Федерациясендәге илчесе Казанга эшлекле визит белән килде

2015 елның 26 марты, пәнҗешәмбе
ТР Хөкүмәт йортында ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның Даниянең Россия Федерациясендәге илчесе Томас Винклер беләнн эшлекле очрашуы булып узды. Әлеге чарада ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да катнашты.
Очрашу барышында Дания делегациясе әгъзалары кыскача гына үзләренең компанияләре һәм татарстан коллегалары белән хезмәттәшлекләре  турында сөйләгәннәр. Алар сүзләренчә, медицина, мөмкинлекләре чикле кешеләрне тернәкләндерү, авыл хуҗалыгы һ.б. өлкәләрдә  хезмәттәшлекне көйләү күздә тотыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International