Министрлыкта социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өч яклы комиссиясе эш төркеменең чираттагы утырышы узды

2015 елның 26 марты, пәнҗешәмбе
Кичә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында  социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өч яклы комиссиясе  эш төркеменең беренче урынбасар Марат Гафаров җитәкчелегендә  чираттагы утырышы узды. Утырышта " ТР профсоюзлар федерациясе, ТР эш бирүчеләре берләшмәләре координация советы", ТР Министрлар Кабинеты арасында республикакүләм килешүенең 2014 нче елда башкарылуы нәтиҗәләре" темасы буенча фикер алыштылар. Шулай ук "2014 нче елда Россиянең иң югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы" бөтенроссия конкурсның республика этабын уздыру, шуңа әзерлек" дигән мәсьәлә дә күтәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International