ТР Хөкүмәте йортында моношәһәрләрне модернизацияләү буенча эш төркеме утырышы узды

2015 елның 26 марты, пәнҗешәмбе
Шушы көннәрдә ТР Хөкүмәте йортында икътисади үсеш һәм интеграция буенча Хөкүмәт комиссиясе каршында моношәһәрләрне модернизацияләү буенча эш төркеме утырышы узды. Утырышта ТР Президенты вазифаларын башкаручы Р.Миңнеханов та бар иде.
Утырышта шулай ук ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова  катнашты.
Шәһәр ясый торган предприятиеләрдә сәнәгать җитештерүе кимү эшсезлек үсүгә китерә",  - диде Рөстәм Миңнеханов. "Бу һәм башка проблемалар аларга дәүләт тарафыннан оператив ярдәм күрсәтү кирәклеге турында сөйли. Бүген шундый ситуация килеп туды - без Яшел Үзән, Кама Аланы, Яр Чаллы кебек моношәһәрләр буенча алдан чаралар күрергә тиеш".
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International