Яңа Савин районының 4 предприятиесе вакантлы эш урыннары тәкъдим иткәннәр

2015 елның 25 марты, чәршәмбе
Бүген Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе уздырганнар. Әлеге чарада  «АК Барс Страхование» ҖЧҖ,  «Ренессанс–Жизнь» компаниясе,«ТехСтройКом», "Трапеза-9» кебек җәмгыятьләр катнашкан.Эшләргә теләге булганнарга 33 вакансия тәкъдим ителгән. Әңгәмә барышында эш бирүчеләрнең вәкилләре ярминкәгә килүчеләрне эш шартлары белән таныштырган.
Чарага 124 кеше килгән, шуларның 10на булачак эш урыннарына юлламалар тапшырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International