Казанда балигъ булмаганнар арасында суицид очракларын кисәтү буенча тренинг узган

2015 елның 25 марты, чәршәмбе
Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршында Авиатөзелеш районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре тарафыннан  балигъ булмаганнар арасында суицид очракларын кисәтү буенча тренинг уздырылган.
Социаль адаптациядә кыенлыклары булган 12-16 яшьлек яшүсмерләр белән "Минем киләчәгем минем кулларда" дигән тренинг үткәргәннәр. Ул уңай тормыш кыйммәтләрен формалаштыру һәм уңышка ирешүне мотивацияләүгә юнәлдерелгән.
Тренинг дәвамында балалар үзләренә төрле социаль рольләрне "килештереп" караганнар, аларда уңай һәм тискәре якларны билгеләгәннәр. Ахырда алар шундый нәтиҗәгә килгәннәр - бөтен вакыйгалар да вакытлыча,  теләсә нинди кризис үзеңә кабат карарга, бәя бирергә мөмкинлек тудыра, димәк, кеше  өстәмә ресурслар эзли, стимул пәйда була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International