Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» үзәгендә "Ачык йөрәкләр" программасы тормышка ашырыла

2015 елның 25 марты, чәршәмбе
Лениногорскиның  «Исток-Башлангыч» үзәгендә психолог тарафыннан "Ачык йөрәкләр" программасы тормышка ашырыла. Чаралар шәхси һәм төркемле формада  психотерапиянең алдынгы алымнарын кулланып,  мөмкинлекләре чикле балалар өчен уздырыла. Алар арасында - релаксация практикумы, әкият терапиясе, арттерапия, ком терапиясе, сенсор бүлмәсе һ.б. бар.
Ел башыннан бирле аерым балаларның әниләре белән 2 очрашу узган инде. Биредә ата-аналар бәлаләре белән генә уртаклашмыйлар,  үзләренең шатлык-сөенечләре белән дә бүлешәләр. Шәхси консультацияләр дә даими уздырылып тора.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International