Биектауның "Өмет" үзәгендә иректән мәхрүм итү урыннарыннан чыгучылар өчен чара уздырылган

2015 елның 24 марты, сишәмбе
Бүген Биектау районы "Өмет" комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан иректән мәхрүм итү урыннарыннан чыккан кешеләр белән чара уздырылган. Очрашу барышында бу кешеләр белән "Үзем белән идарә итәргә өйрәнәм" дигән төркемле дәрес үткәрелгән. Шулай ук "Алкоголизм, тәмәке тарту, наркомания - бу акылсызлыкны ничек туктатырга" дигән  интерактив дәрес, "Диннең хокук бозулар һзм җинаятьләргә карашы" дигән лекция дә узган. Чара барышында чакырылучылар  сәламәт тормыш рәвеше турында ролик караганнар, балаларны тәрбияләү буенча мәгълүматлар алганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International