"Адмирал" сәүдә үзәгендә чыккан янгында зыян күрүчеләргә матди ярдәм күрсәтү дәвам итә

2015 елның 24 марты, сишәмбе
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы "Адмирал" сәүдә үзәгендә булган янгын нәтиҗәсендә зыян күрүчеләргә  матди ярдәм күрсәтү эше дәвам итә. Түләүләр сәламәтлеккә килгән зыянның дәрәҗәсенә карап башкарыла. Бүгенгә  булган мәгълүматлар буенча,  янгында җиңел, урта яисә авыр җәрәхәтләр алган 32 кешегә матди ярдәм күрсәтелгән. Шулай ук 6 үлгән кешенең гаилә әгъзаларына  матди ярдәм түләнгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International