Чистайның "Салават күпере" үзәгендә ведомствоара хезмәттәшлек буенча семинар-киңәшмә узды

2015 елның 24 марты, сишәмбе
Чистайның "Салават күпере" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә ведомствоара хезмәттәшлек буенча семинар-киңәшмә узды. Семинар кысаларында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгече Людмила Чернова белән очрашу үтте. Очрашуга Аксубай, Әлки, Алексеевск, Лаеш, Яңа Чишмә, Питрәч, Балык Бистәсе, Спасс, Чирмешән районнарыннан гаиләгә һәм балаларга ярдәм бүлекчәсе белгечләре килде.
"Салават күпере" белгече үзәкнең 2014 нче елгы эшчәнлеге турында сөйләде, "Витязи" һәм "Берегиня" клубларында яшүсмерләр белән эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Шулай ук социаль хезмәт күрсәтү буенча яңа закон хакында фикер алышу да оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International