Лаеш тернәкләндерү үзәгендә Халыкара су көнен билгеләп үткәннәр

2015 елның 24 марты, сишәмбе
Шушы көннәрдә Лаешның мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Халыкара су көне кысаларында "Без су турында нәрсә беләбез" дигән чара уздырылган. Үзәк тәрбиячесе балаларга суның әһәмияте турында сөйләгән. Алар бик теләп әңгәмәдә катнашканнар, су турында табышмаклар чишкәннәр, аннан соң "Суны саклагыз" дигән темага плакат ясаганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International