Ютазы районында эшсез гражданнарны эшкә урнаштырачаклар

2015 елның 24 марты, сишәмбе
27 март көнне Ютазы районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздыралар. Әлеге чарада  «Волма-Абсалямово,  «АКСКиМ»,  «ГРЭС»,  «Горизонт», «Уруссинский электромеханический завод»,  «АГРОМИР» җәмгыятьләре,  Урыссу үзәк сырхауханәсе, Райпотребсоюз һ.б. оешмалар катнаша. Шулай ук  Башкортстан республикасы Октябрьск шәһәреннән эш бирүчеләр килү дә көтелә.
Ярминкә "Энергетик" мәдәният йортында уза.
Вакыты: 10.00-12.00.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International