Балтач районында яшәүче тыл хезмәтчәнен 95 яшьлеге белән котладылар

2015 елның 23 марты, дүшәмбе

Иске Көшкәт  авылында  яшәүче Соловьева Мария Кузьминичнага  23 март көнне 95 яшь тулды.  Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары  Наил Сабирҗанов, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Яңгул  авыл җирлеге башлыгы   Ринат Гарипов,  җаваплылыгы чикләнгән “Яңа тормыш” җәмгыяте кадрлар бүлеге мөдире Розалия Гыйлмановалар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.  РФ Президенты В.В.Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль  район башлыгы,  соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International