Хисап атнасында республика предприятиеләрендә 7 бәхетсезлек очрагы теркәлгән

2015 елның 23 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Татарстан предприятиеләрендә   булган бәхетсезлек очраклары турында мәгълүматны публикацияләүне дәвам итә.  ТР Дәүләт Хезмәт инспекциясенә 16 нчы марттан 23 нче мартка чаклы килгән оператив мәгълүматка караганда, 5 авыр, 1 үлем белән тәмамланган һәм 1 төркемле бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

Үлемгә китергән очрак Казанның Вахитов районында урнашкан "Скиф" ҖЧҖдә теркәлгән.

Авыр бәхетсезлек очраклары Яр Чаллының «СпецПромСервис» ҖЧҖдә, Казанның "Кварт" ЯАҖдә, Норлат районында урнашкан "Южная" агрофирмасы" ҖЧҖдә, Яр Чаллыдагы "Авто Мик" ҖЧҖдә, "Домкор Индустрия" ҖЧҖдә булган.

Төркемле бәхетсезлек очрагы исә Зәй икмәк кабул итү предприятиесендә теркәлгән.
Хәзерге вакытта барлык бәхетсезлек очраклары буенча тикшерү бара.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International