Балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирүгә багышланган чарада Менделеевскиның "Кама таңнары" приюты карамагындагы белгечләр катнашкан

2015 елның 23 марты, дүшәмбе
Мендеелеевскиның "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты белгечләре балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирүгә багышланган республикакүләм семинарда катнашканнар.
Чара 75 нче гимназиянең "Радуга" хореграфия төркеме чыгышыннан башланып киткән. Семинар алдыннан  ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева  чыгыш ясаган. 
Тәнәфес вакытында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан котлау открыткалары ясау буенча мастер-класс уздырылган. Аннан соң республиканың социаль приютлары хезмәткәрләре  яшьләргә патриотик тәрбия бирү эше буенча тәҗрибәләре белән уртаклашканнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International