Менделеевскиның "Өмет яры" үзәгендә эмоциональ киеренкелекне киметүгә юнәлдерелгән чара узган

2015 елның 20 марты, җомга
Менделеевскиның "Өмет яры" үзәгендә эмоциональ киеренкелекне киметүгә юнәлдерелгән, Халыкара бәхет көненә багышланган  чара узган. Бу көнне тернәкләндерү үзәге карамагындагы гражданнар бәйрәм тарихы белән танышканнар. Чара уен формасында узган. Ветераннарны "Комплиментлар" дигән уенда да катнаштырганнар.
Ахырда күңелле видеоролик карау оештырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International