Арчаның "Исток надежды" үзәгендә яз бәйрәме узган

2015 елның 20 марты, җомга
Бүген Арчаның  "Исток надежды" үзәгендә  Нәүрүз бәйрәме узган. Бу милли бәйрәмгә дип балалар янына Нәүрүзбикә кунакка килгән. Балалар аның белән очрашуны көтеп торганнар, алдан ук әзерләнгән номерларын күрсәткәннәр.
Үзәк белгечләре сүзләренә караганда, мондый чаралар балаларны туган як тарихы, милләтләренең гореф-гадәтләре белән таныштыру максатыннан уздырыла. Аларда мәрхәмәтлелек, дус була белү, халыкларга карата хөрмәт кебек сыйфатлар тәрбияли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International