Балтач районында Бөек Ватан сугышы ветеранын 90 яшьлеге белән тәбрикләделәр

2015 елның 23 марты, дүшәмбе
Балтач районында яшәүче  Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Салиха Хәбриеваны 90 яшьлеге белән тәбрикләделәр. Ул Иске Салавыч авылында яши.
Аны тәбрик итәргә район башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге башлыгы Алсу Гатиятуллина, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Салавыч авылы җирле үзидарәсе башлыгы Рашит Насыйбуллин, соңгы эш урыныннан Резеда Гаязова килгән иде.
Район башлыгы юбилярга В.В.Путин исеменнән котлау открыткасы һәм истәлекле бүләк  тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International