Эшсез Түбән Камалыларга вакантлы урыннар тәкъдим итәчәкләр

2015 елның 20 марты, җомга
25 нче март көнне Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздыралар. Чарада  «Медиа Технологии» ҖЧҖ,  «Удаленная работа» ҖЧҖ, Түбән Кама хәрби комиссариаты вәкилләре катнашачак.
Эшсез гражданнарга механик, взвод командиры, автомобиль йөртүче, телефончы, инструктор, укчы, эретеп ябыштыручы, токарь, фрезеровщик, кондитер, балта остасы, бетончы, арматурщик, финанс консультанты һ.б. эш урыннары тәкъдим ителә. Төп шарт - бу белгечлекләр буенча эш тәҗрибәсе булырга тиеш.
Чара Бызов урамы, 20а йорт адресы буенча, 222 кабинетта узачак.
Башлана иртәнге сәгать унда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International