Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының "Кешеләргә шатлык бүләк ит" проекты "РИТЭК" ААҖ социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында югары бәягә лаек булды

2015 елның 20 марты, җомга
Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының "Кешеләргә шатлык бүләк ит" проекты "РИТЭК" ААҖ социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында югары бәягә лаек булган. Хәзер аны тормышка ашыру бара. Проектның асылы  учреждениедә яшәүчеләр өчен  музыкаль инструментлар алудан гыйбарәт. Максаты: биредә вокаль-инструменталь ансамбль булдыру.
"Биредә төрле язмышлы, холыклы, төрле тормыш хәлләре булган кешеләр җыелган. Һәрберсенең  бик җитди тәҗрибәсе бар. Алар арасында иҗади кешеләр дә аз түгел.  Шуңа күрә бездә ансамбль булдыру идеясе туды", - ди интернат директоры Җәүдәт Мотыйгуллин.
Грант акчаларына синтезатор, гитара, барабан, кубыз, авыз гармуны, курай, утлы прибор һәм микрофон алганнар инде. Хәзер ансамбль төзү эше бара.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International