"Адмирал" сәүдә үзәгендә чыккан янгында зыян күрүчеләргә матди ярдәм күрсәтү дәвам итә

2015 елның 19 марты, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы "Адмирал" сәүдә үзәгендә булган янгын нәтиҗәсендә зыян күрүчеләргә  матди ярдәм күрсәтү эше дәвам итә. Түләүләр сәламәтлеккә килгән зыянның дәрәҗәсенә карап башкарыла. 19 март, иртәнге сәгать 10.00га булган мәгълүматлар буенча,  16 кешегә матди ярдәм күрсәтелгән. Шуларның 8 сенә 200 мең сум күләмендә акчалата ярдәм бирелсә, сәламәтлегенә авыр һәм урта дәрәҗәдә зыян килгән 8 кешегә 400 әр мең сум исәбеннән матди ярдәм түләнгән.
Үлгәннәрнең гаилә әгъзаларына матди ярдәм күрсәтү дәвам итә. Бүгенге көндә 4 үлгән кешенең якын туганнарына матди ярдәм түләнгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International