Арчаның "Исток надежды" үзәгендә ата-аналарны тернәкләндерү алымнарына өйрәтәләр

2015 елның 18 марты, чәршәмбе
Арчаның  "Исток надежды" тернәкләндерү үзәгендә ата-аналарны тернәкләндерү алымнарына өйрәтүгә зур игътибар бирелә. Шушы көннәрдә "Монтессори-терапия" хезмәте проектын тормышка ашыру кысаларында ата-аналар өчен семинарлар үткәрелгән. Аларны Монтессори-материаллар белән таныштырганнар һәм мөмкинлекләре чикле бала белән өй шартларында шөгыльләнергә өйрәткәннәр.
Педагог-психолог Эльвира Һадиева күнегүләр күрсәткән. Бу - сәдәфләрне чишү, төймәләү, шнурлау, ярма чәчү һәм җыю, каптырмалар, су, ком, пластилин  белән уеннар һ.б. Белгеч сүзләренә караганда, мондый күнегүләр кечкенә балаларга алдагы тормышта кирәк булачак барлык  күнекмәләрне дә өйрәнергә ярдәм итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International