Түбән Каманың "Милосердие" үзәгендә "Әйдәгез, әбиләр" дигән конкурс оештырганнар

2015 елның 18 марты, чәршәмбе
"Изгелек" һәм "Кайгырту" дигән ике команда "Суперәби-2015" дигән исем өчен ярышканнар. Аларны эрудиция, логика, аш-су нигезләрен белү, педагогика буенча сораулар, шулай иҗади биремнәр белән сынаганнар. Барлык өлкән ханымнар да үзләрен  төрле яклы шәхесләр буларак ачканнар. Ир-атлардан торучы  жюрига җиңүчене билгеләү җиңел булмаган. Әмма чыгу юлын тапканнар: һәрбер әбигә дә "Суперәби" дигән медаль тапшырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International