Әтнәнең "Изгелек" комплекслы үзәге "Яз..ташу!" дигән акция игълан иткән

2015 елның 18 марты, чәршәмбе
Әтнәнең "Изгелек" комплекслы үзәгендә узган өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләренең җыелышында шәхси йортларны, корылмаларны, өй асларын су басуны булдырмау максатыннан кирәкле эшләр башкару турында сөйләшкәннәр. Бу уңайдан "Яз..ташу!" дигән акция игълан ителгән. Белгечләр авыл җирлекләрен йөреп чыкканнар.  Рейд барышында язгы ташу белән бәйле проблемалар билгеләнгән, кешеләргә аңлату эшләре алып барылган, кирәкле телефон номерлары бирелгән. Үзәк карамагындагы кешеләрнең йортлары янында канаулар ерылган, түбәләр кардан чистартылган. Бу эшләрдә волонтерлар актив катнашкан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International