Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән
тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Министрлык турында
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Тарих
Министрлык карамагындагы учреждениеләр һәм территориаль органнар
Иҗтимагый совет
Дәүләт программалары
Дәүләт хезмәтләре
2026 елга ачык максатлар һәм бурычлар
Цифрлы трансформацияләү
Эшчәнлек
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Милли проектлар
Эшчәнлек юнәлешләре
Планнар һәм проектлар
Кадрлар сәясәте
Ришвәтчелеккә каршы тору
Конкурслар һәм акциялар
Хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү
Мәгълүмат-статистика
Файдалы мәгълүмат
Ситуацион үзәк
Инвалидлар, ветераннар һәм пенсионерлар иҗтимагый берләшмәләрен (оешмаларын), социаль эшкуарларны һәм СЮ КБО ярдәм итү
Документлар
Норматив документлар
Җайга салу буенча йогынты ясауны бәяләү
МОНОПОЛИЯГӘ КАРШЫ КОМПЛАЕНС
Террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау
Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләрдән яклау
Методик материаллар
Архив
Матбугат хезмәте
Атналык план
Сайтны алып бару
Яңалыкларга язылу
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Законнар
Интернет кабул итү бүлмәсе
Еш бирелә торган сораулар
Мөрәҗәгатьләр тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Бушлай юридик ярдәм
Кирәкле мәгълүмат
Хезмәт хакы түләүне тоткарлау турында шикаятьләр
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы
Татарстанда Ярославльдә узачак социаль хезмәткәрләр форумына әзерләнәләр
2015 елның 18 марты, чәршәмбе
26-27 мартта Ярославль шәһәрендә Бөтенроссия социаль хезмәткәрләр форумы узачак. Биредә РФ премьер-министры Дмитрий Медведев катнашачак.
Форумга социаль хезмәткәрләр, министрлыклар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре чакырылган. Беренче көнне кадрлар белән тәэмин итү, һөнәри стандартлар, уңайлы мохитне үстерү, Бөек Ватан сугышы ветераннарына ярдәм итү, гаилә мәнфәгатьләрен яклау, Россия Почтасы эшен оештыру, авыл кешеләренең компьютер белемен камилләштерү кебек темалар буенча секцияләр эшләячәк.
Төп темаларның берсе өлкәннәр һәм инвалидларга социаль ярдәм күрсәтү булачак. Биредә яңгыраган тәкъдимнәр өлкәннәр мәнфәгатьләрендә эшләр стратегиясенә керәчәк.
Татарстан делегациясенә ТР Дәүләт советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, Буа районы пенсия фонды идарәсе башлыгы Рәфыйк Җәләлов, Балтач социаль яклау бүлеге башлыгы Алсу Гатиятуллина, шулай ук "Бердәм Россия" партиясе башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев керәчәк.
Оештыручылар бу форум гамәлдәге законнарның нәтиҗәлелеген бәяләргә, аны камилләштерү буенча тәкъдимнәрне берләштерергә һәм иҗтимагый-эксперт берләшмәсе булыдырырга мөмкинлек бирер дип өметләнәләр.
Министрлыкның матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
Алабугада Мөмкинлекләр фестивале узды
Бүген Алабуга шәһәренең «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәге базасында Мөмкинлекләр фестивале узды. Чара инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» чемпионаты кысаларында оештырылды.
«Шәфкать үзәге»ндә буллингка каршы тренинг уздырдылар
24 апрельдә Арча районы «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы яшүсмерләр өчен тренинг үткәрде.
«Яңарыш» үзәгендә Бөтендөнья хезмәтне саклау көнен билгеләп үттеләр
Бөтендөнья хезмәтне саклау көне алдыннан Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тематик чаралар сериясе узды. Программа куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнүгә генә түгел, коллективның психологик сәламәтлеген саклауга да юнәлдерелгән иде.
Лениногорск районында Мөмкинлекләр фестивале узды
24 апрель көнне Лениногорск музыка-педагогика сәнгать көллиятендә Мөмкинлекләр фестивале булып узды. Чара «Абилимпикс» чемпионаты кысаларында уздырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз