«Гнездышко» приютында тәрбияләнүчеләр Яшел Үзәннең янгын бүлекчәсенә барганнар

2015 елның 17 марты, сишәмбе
Яшел Үзәннең "Гнездышко" приюты карамагындагы балалар "Һөнәр сайлау" дигән программа кысаларында шәһәрнең янгын бүлекчәсенә экскурсия белән барганнар. ТР буенча Федераль янгынга каршы хезмәтнең 8 нче отряды хезмәткәрләре янгын сүндерүчеләрнең  четерекле һәм мөһим эше турында сөйләгәннәр. Алар балаларга янгын сүндерү өчен махсус техника күрсәткәннәр, машиналарадагы җиһазларның ничек эшләгәнен аңлатканнар.
Экскурсиядән соң балалар янгын сүндерү машиналарына утырып, фотога төшкәннәр. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International