"Астра" тернәкләндерү үзәгендә "Сугыш тарихы" дигән чара уздырганнар

2015 елның 16 марты, дүшәмбе
16 нчы март көнне Алабуганың "Астра" тернәкләндерү үзәгендә "Сугыш тарихы" дигән чара узган. Педагоглар һәм ата-аналар  белән бергә татар телендә музыкаль-шигъри кичә әзерләгәннәр. Чыгышларда сугышчы-ветераннарга рәхмәт сүзләре яңгыраган. "Сугыш этаплары" дигән экранлы тематик ретроспектива  балаларга һәм аларның әти-әниләренә  сугыш еллары дәһшәтен аңлаткан.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International