Балтач районында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренең хәлен белешеп торалар

2015 елның 17 марты, сишәмбе
Балтач районында  Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренең хәлен даими рәвештә белешеп торалар. Бүген районда яшәүче 845 ветеранга азык-төлек тутырылган пакетлар өләшенгән.
Авыллар  һәм шәһәр җирлекләре җитәкчеләре барлык Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре янына да барганнар.
Әлеге чараларда "Волонтер" доброволец үзәге активистлары да теләп катнашкан. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International