Мамадышның "Забота" үзәгендә тернәкләндерүнең инновацион методы кулланыла

2015 елның 17 марты, сишәмбе
Күптән түгел Мамадышның "Забота" социаль-тернәкләндерү үзәгендә "балчык терапиясе" дигән яңа инновацион технология кулланыла.
Балчык терапиясе - медицина, валеология, мәдәни юнәлешле, креатив компонентларны берләштерүче, нигезендә пластик материаллар белән эшләү булган тернәкләндерү ысулы. Үзәк белгечләре сүзләренә караганда, балчык антисептик, адсорбция үзлекләренә ия, югары энергия дәрәҗәсе бар. Бүген чираттагы дәрестә формасыз балчык кисәгеннән   мөмикнлекләре чикле балалар төрле кулланмалар ясаганнар. Чараның максаты кулларның вак моторикасын камилләштерү, негатив тотышны кисәтүдән гыйбарәт булган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International