ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы "Адмирал" сәүдә үзәгендә булган янгын нәтиҗәсендә үлгәннәрнең гаилә әгъзаларына матди ярдәм күрсәтүне дәвам итә

2015 елның 17 марты, сишәмбе
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы "Адмирал" сәүдә үзәгендә булган янгын нәтиҗәсендә үлгәннәрнең гаилә әгъзаларына матди ярдәм күрсәтүне дәвам итә. Бүгенге көндә 3 үлгән кешенең якын туганнарына матди ярдәм түләнгән инде.
Аннан тыш, янгында зыян күрүчеләргә дә матди ярдәм күрсәтү эше дәвам итә. Түләүләр сәламәтлеккә килгән зыянның дәрәҗәсенә карап башкарыла. Хәзерге вакытта 1 кешегә 200 мең сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәтелгән.
Үлгән кешеләрнең гаилә әгъзаларына, шулай ук җәрәхәтләнүчеләргә матди ярдәм түләү дәвам ителәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International