Лаеш тернәкләндерү үзәгендә әдәби-музыкаль сәгать узган

2015 елның 3 марты, сишәмбе
Лаешның мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен  тернәкләндерү үзәгендә әдәби-музыкаль сәгать узган. Социаль-мәдәни чара Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан уздырылган.
Күңелле, әмма кайчак моңсу хатирәләр сәгате кунакка килгән ветераннарга карата рәхмәт сүзләре белән тәмамланган. Балалар һәм педагоглар аларга үз куллары белән ясалган чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International