Кукмараның "Милосердие" тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар арасында дартс буенча ярыш үткән

2015 елның 11 марты, чәршәмбе
Кукмараның "Милосердие" тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар арасында дартс буенча район күләмендә ярышлар үткән. Алар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган.
Ярышларда катнашырга ерак авыллардан да килгәннәр. Кызлар арасында Сәрдекбаш авылыннан Илсинә Якупова җиңгән. Коляскалардагы балалар арасында 1 нче урынны Тимур Антипов һәм Жан Насыйбуллиннар яулаган.
Барлык җиңүчеләргә исәтлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International