Яшел Үзәннең "Родник" үзәге белгечләре янгынга каршы рейд уздырганнар

2015 елның 13 марты, җомга
Яшел Үзәннең "Родник" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм  үзәге белгечләре  янгын надзоры буенча инспектор белән янгынга каршы рейд уздырганнар. Рейдның төп максаты социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдә янгыннарны кисәтү, кешеләрнең җәрәхәтләнүен булдырмаудан гыйбарәт булган.
Чара барышында торак биналар янгын куркынычсызлыгы ягыннан тикшерелгән, кисәтү әңгәмәләре уздырылган, рекомендацияләр бирелгән.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре гражданнарга элементар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшергәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International