Питрәч районы хатын-кыз ветераннары юбилей медальләре алганнар

2015 елның 13 марты, җомга
Питрәч районының хатын-кыз ветераннары, тыл хезмәтчәннәренә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан чыгарылган юбилей медальләре тапшырганнар. Бүләкләр тапшырып, район башлыгы Эдуард Дияров  ветераннарга олы рәхмәт сүзләре җиткергән, аларга озын гомер теләгән.
Чал чәчле, әмма һаман да бик матур булган әбиләр, ханымнар районда беренчеләрдән  булып юбилей медальләре алганнар. Мондый медальләр Питрәч районында 700ләп ветеранга биреләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International