Яр Чаллының "Солнышко" тернәкләндерү үзәгенә Карлсон кунакка килгән

2015 елның 12 марты, пәнҗешәмбе
Кичә Яр Чаллының "Солнышко" тернәкләндерү үзәгенә  балаларның яраткан дусты - Карлсон кунакка килгән. Бөтен бала да аңа бик нык сөенгән. Бигрәк тә туган көннәре яз көне булганнар, чөнки Карлсон аларны туган көннәре белән дә тәбрикләгән. Аның белән бергә балалар төрле ярышларда катнашканнар: җитезлектә, зирәклектә көч сынашканнар.
Туган көннәрен билгеләп үтүчеләр өчен сувенирлар, баллы күчтәнәчләр балаларның күңеленә бик хуш килгән. Алар киләчәктә дә мондый бәйрәмнәр уздырырга теләк белдергәннәр.Ә Карлсон исә тагын килергә сүз биреп, үз иленә очып киткән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International