Яр Чаллының "Доверие" үзәгендә әниләр өчен бәйрәм оештырганнар

2015 елның 12 марты, пәнҗешәмбе
 Яр Чаллының "Доверие" үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре үзәк карамагында булган гаиләләр өчен әниләр  бәйрәме оештырганнар. Әлеге чара "Көлми торган хан кызы" дигән әкият караудан башланган. Аны бүлек психологлары һәм белгечләре куйган.
Балалар төрле ярышларда катнашканнар. Чара чәй өстәле артында тәмамланган.
Бәйрәмгә барлыгы 8 гаилә килгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International