Менделеевскиның "Кама таңнары" социаль приютында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм оештырганнар

2015 елның 6 марты, җомга
Менделеевскиның "Кама таңнары" социаль приюты тәрбиячеләре, балаларның әниләре һәм биредә тәрбияләнүче кызлар өчен халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм зур сюрприз булган. Һәр кеше бу көнне үзенең сәләтен барлый, йөрәген яхшылык өчен ача алган. Бертуган Николай һәм Павел Вәлиуллиннар музыкаль номерларда катнашса, Динә Хуҗанова эшләпә белән рэп бию башкарган, Марианна Сабирова исә матур җыр җырлаган. Ата-аналар һәм балалар "Букет", "Хуҗабикәләр" дигән конкурсларда катнашканнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International