Лаеш тернәкләндерү үзәгендә комплекслы дәресләр уздыру гамәлдә

2015 елның 6 марты, җомга
Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Кояшта җылы" дигән интеграцияләнгән комплекслы дәрес уздырганнар. Соңгы арада учреждениедә  нәкъ менә комплекслы чараларга игътибар бирелә.  Алар  эшчәнлекнең берничә төрен берләштерә. Беренче блок - иҗади. Бу өлешне тәрбияче Гүзәл Созинова уздырган. Аның белән балалар "Яз" темасына аппликация ясаганнар. Гомуми үстерүче блок. Биредә логопед Ольга Гаврилова балаларга табышмаклар биргән. Бу блок хәтер, сөйләмне, игътибарлылыкны үстерүгә юнәлтелгән.
Музыкаль блокны исә музыка җитәкчесе Лилия Филиппова уздырган. Ул балаларны биеткән, җырлаткан, шигырьләр сөйләткән.
Белгечләр әйтүенчә, мондый дәресләр балаларда кызыксыну уята, киеренкелекләрен бетерергә ярдәм итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International