Бөгелмәнең "Радуга" үзәгендә толерантлык тәрбияләүгә багышланган кинотренинг узган

2015 елның 6 марты, җомга
Бөгелмәнең "Радуга" үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә 10 нчы мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучылары өчен   толерантлык тәрбияләүгә багышланган кинотренинг уздырылган.  "Көчек" дигән фильм караганнан соң психологлар балаларга уңайлы формада  толерантлык һәм кешеләрне хөрмәт итү турында аңлатканнар. Төрле күнегүләр эшләткәннәр. Сенсор креслоларында  уңайлы урнашкан көе, яшүсмерләр  үзләренең фикерләрен белдергәннәр, әңгәмә корганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International