Министрлыкта чираттагы тапкыр «соры» хезмәт базарын легальләштерү мәсьәләре турында фикер алыштылар

2015 елның 27 феврале, җомга

Бүген министрлыкта видеоконференция  режимында чираттагы киңәшмә булып узды. Аның эшендә министрлык карамагындагы учреждениеләр  һәм социаль яклау идарәләре җитәкчеләре белән бергә ТР муниципаль берәмлекләренең башкарма комитет җитәкчеләре, ТР буенча Федераль салым хезмәте, РФнең ТР буенча социаль иминиятләштерү фонды, ТР буенча федераль миграция  хезмәте, Прокуратура органнары вәкилләре дә катнашты.

Көн кадагында “РФ Хөкүмәте башлыгы урынбасары Ольга Голодецның формаль булмаган мәшгульлекне киметү һәм ТР муниципаль берәмлекләрендә мәҗбүри пенсия иминиятләштерүенә иминият кертемнәре керүне арттыру турында” дигән сорау торды.

Киңәшмәдә аерым муниципаль берәмлекләрдәге тормыш сыйфатын күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча җирле комиссияләр җитәкчеләрен тыңладылар. Алар формаль булмаган мәшгульлекне киметү һәм пенсия иминиятенә кертемнәр кертү турында сөйләделәр. Аннан тыш, әлеге чарада  контроль-надзор органнары белән үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышу да булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International