Әлмәттә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшырдылар

2015 елның 27 феврале, җомга
Шушы көннәрдә район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов ветераннарга Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшырды. Чара Әлмәт татар драма театры бинасында узды.
Ул ветераннарга рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм озын гомер, сәламәтлек теләде.
50 дән артык ветеранга медальләр тапшырылды. 
Бөек Ватан сугышында катнашучы Васил Хуҗәхмәтов та чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, ветераннарны онытмыйлар, ил, республика, шәһәр җитәкчелеге һәрчак күз уңында тота, дип рәхмәт сүзләре белдерде ул.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International