Арчаның "Исток надежды" үзәге карамагындагы балаларны сәнгатькә җәлеп итәләр

2015 елның 27 феврале, җомга
Арчаның "Исток надежды" тернәкләндерү үзәгендә балаларны   сәнгатькә, экологик тәрбиягә җәлеп итү буенча күп кенә чаралар үткәрелеп килә. Шушы көннәрдә биредә "Табигать дуслары" проекты кысаларында "Урман спецназы" дигән экологик әкият күрсәтелгән. Ата-аналар һәм белгечләр сүзләренә караганда, әкият бик күңелле килеп чыккан, балаларга урманда үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтергә ярдәм иткән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International