Лаешта "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты - хатын-кыз карашы" дигән конкурсның зона туры узган

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе
Лаешта "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты - хатын-кыз карашы" дигән конкурсның зона туры узган. Балтач районын биредә "Өченче яшь хатын-кызы" номинациясендә Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны, тыл хезмәтчәне Мөбәширә Сафина, ""Хатын-кыз - лидер" номинациясендә Борнак авылы җирлеге рәисе Рима Исьмекова, "Хатын-кыз -  мәдәният һәм рухилык" номинациясендә исә Балтач районы  мәктәп-гимназиясенең хореографы Раушания Каюмова тәкъдим иткәннәр.
Аларның презентацияләре беркемне дә  битараф калдырмаган. Раушания Мәсхутовнаның коллективы бик матур итеп биеп кенә калмаган, укытучылары турында сөйләп тә биргән.  Тамашачыларның игътибары Мөбәширә Сафинаның сөйләменә дә юнәлгән. Авыр югалтулар анда тормышны яратучанлыкны киметә алмаган. Рима Ивановна исә үз номинациясендә 3 нче урын алган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International