Бөгелмәдә 3 кешене эшкә урнаштырганнар

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе
Бүген Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе уздырылган. Биредә шәһәрнең 3 предприятиесеннән вәкилләр катнашкан.
Үзәк директоры Эльвера Резванова билгеләгәнчә, әлеге ярминкәне үткәргәндә  аеруча кече бизнес предприятиеләренә игътибар бирелгән.
Ярминкәдә 22 кеше катнашкан, шуларның 5нә хезмәт законнары буенча белешмәләр биргәннәр.
 3 кешене эшкә урнаштырганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International