Менделеевскиның "Өмет яры" үзәге карамагындагы өлкәннәр һәм инвалидларга фелинотерапия дигән яңа дәвалау төре турында сөйләгәннәр

2015 елның 27 феврале, җомга
Бүген Менделеевскиның "Өмет яры" үзәге карамагындагы өлкәннәр һәм инвалидларга фелинотерапия дигән яңа дәвалау төре турында сөйләгәннәр. Биредә мәгълүмати сәгать уздырылган.
Бу көнне социаль-тернәкләндерү бүлегендә дәваланучыларга песиләрнең кешеләрне дәвалый торган үзлекләре турында сөйләгәннәр. Төрле токымлы песиләр белән таныштырганнар. Кызыклы видеоролик та караганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International