Сабаның "Тургай" приюты волонтер отряды Бөек Ватан сугышы ветераннары янына килде

2015 елның 27 феврале, җомга
23 нче февраль алдыннан Сабаның "Тургай" приюты волонтер отряды Бөек Ватан сугышы ветераннары янына килде. Балалар ветераннарны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы белән котладылар. Аларга бәйрәм открыткалары, үз куллары белән ясалган бүләкләр, чәчәкләр һәм приютта чыга торган  "Кечкенә ил" дигән газетаның соңгы санын алып килгәннәр.
Өлкәннәр балаларга зур рәхмәт белдергәннәр һәм тыныч күк йөзе теләп калганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International