Техник тернәкләндерү чараларын куллану сроклары үзгәрешсез кала

2015 елның 27 феврале, җомга
Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы "РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының 2013 нче елның 24 маеннан 215н номерлы приказы белән расланган техник-тернәкләндерү чаралары, протезлар һәм протез-ортопедик эшләнмәләр белән файдалану срокларына үзгәрешләр кертү турында"  приказ проектын урнаштырды. Иҗтимагый фикерләшү барышында РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы аерым гражданнардан һәм иҗтимагый оешмалар исеменнән 3,6 меңнән артык теләк-тәкъдим алды. Нәтиҗәдә, техник-тернәкләндерү чаралары, протезлар һәм протез-ортопедик эшләнмәләр белән файдалану срокларын  үзгәрешләрсез калдыру турында карар кабул ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International