РФ Президенты, Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, ветераннарга бер тапкыр бирелә торган түләү турындагы указны имзалады

2015 елның 27 феврале, җомга

Россия Президенты Владимир Путин "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаннан, Россия Федерациясенең кайбер категория гражданнарына бер тапкыр бирелә торган түләү турында"гы указны имзалады.

Указ нигезендә, Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм ветераннары, фашистлар һәм аларның союзниклары оештырган концлагерь һәм гетто, кешеләрне башка мәҗбүри тоту урыннарының элеккеге балигъ булмаган тоткыннары, Финляндия белән, Бөек Ватан сугышы һәм Япония белән сугышта һәлак булучыларның тол хатыннары, Бөек Ватан сугышы инвалидларының һәм катнашучыларының тол хатыннарына 7шәр мең сум күләмендә акча түләнәчәк.

6 айдан да кимрәк эшләмәгән тыл хезмәткәрләренә, Бөек Ватан сугышы вакытында фидакарь хезмәт өчен СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгән гражданнарга, нацистлар концлагерьлары, төрмәләре һәм геттоларының элеккеге балигъ булган тоткыннарына, указ нигезендә, 3 меңәр сум акча биреләчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International