Балтач районында янгын куркынычсызлыгы буенча актив эш бара

2015 елның 27 феврале, җомга
Балтач районында участок белгечләре социаль-куркыныч хәлдә булган, күп балалалы гаиләләргә килеп, йортларны янгын куркынычсызлыгы буенча карап йөриләр. Мисал өчен,  Елена Кушаеваның күп балалалы тулы булмаган гаиләсенә ничә тапкыр кисәтү яңгыраса да, бер генә кимчелек тә бетерелмәгән, янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлмәгән.  "Наз" үзәге белгече мөрәҗәгать иткәннән соң,  "Сорнай" җәмгыяте аның йортындагы электрүткәргечне алыштырып биргән.
Ә менә ялгызы ике бала үстерүче Айсылу Зәкиева күпләргә үрнәк булырлык: укуны да, эшне дә бергә алып бара, техникумда читтән торып укып бетерә.  "Наз" үзәгендә аның күп кенә проблемаларын чишәргә ярдәм итәләр. Күптән түгел аның йортында да иске үткәргечне алыштырганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International